Май ае башланып китте.Котлы Бөкәштә яшәүче немец-фашистларының яшь тоткыны булган Мурсалимова Зәйнәббикә Кашаф кызын якынлашып килүче Җиңү Бәйрәме белән котларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Рамисович Ислямов килде,Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бүләк һәм открытка,бүләк белән котлау открыткасы,район депутаты исеменнән бүләк тапшырды, саулык -сәламәтлек,аяз күк йөзе, тыныч дөньяда бәрәкәтле озын гомер теләде. Ветеранны котлауда шулай ук район башкарма комитеты җитәкче ярдәмчесе Вафина Айгөл Камилевна,китапханәчеләр,мәдәният хезмәткәрләре,Котлы Бөкәш авылы урта мәктәбенәннән яшь армиячеләр (юн.армейцы) катнаштылар.