ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

2 фото
Югары Тегермәнлек мәдәният йорты. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә иң яраткан, иң изге, әкияти бәйрәм. Тик безнең балалар кебек яңа ел могҗизасын, Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗараларны беркем дә көтми. Балалар бәйрәмгә бик матур, күңелле тамаша ясадылар. Аларның өметләре акланды. Яңа ел тамашасында катнашкан үзешчәннәр үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр, үзләренең барлык иҗади осталыкларын, артистлыкларын күрсәттеләр. Аларга төрле геройлар: әби-Ягу ,Кар Кызы, Кыш бабайны үзләштерергә туры килде. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән чын бәйрәм җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.
2020 елның 7 гыйнвары
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International