Троицк Урай мәдәният йортында «Иске Яңа ел»гаилә бәйрәме узды. Бик күп шаян уеннар, конкурслар, сәнгать номерлары әзерләделәр һәм үткәрделәр. Яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Бәйрәм кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы иде, беркем дә бүләксез китмәде.