Мельнично-Почино авыл клубында КВН конкурс-күңел ачу программасы үткәрелде, анда 2 команда жюри бәяләве өчен түгел, ә үз җанатарларының игътибары өчен көрәште. КВНда катнашучылар үзләре матур , артистик, күңелле номерлар әзерләделәр. Тамашачылар күңелле кич өчен рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.