8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсенең «Салават күпере» балалар бакчасы командасы «100 мәшәкать, 100 борчу » спорт-күңел ачу конкурсында катнашты һәм призлы 3 урынны алды. Кызлар район үзәк хастаханәсе, «Дельфин» спорт комплексы һәм Балык Бистәсе мәдәният йорты белән көч сынаштылар. Командалар җитезлектә, тизлектә көч сынаштылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.