ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

4 фото
Җәйге матур кичләрдә, кояш баеп, өлкәннәр йокларга яткач, колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызларегетләр су буйларына «Кичке уен» га төшкән. Кичке уеннарда җырбию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Бу уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә әлеге уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Кызганыч, боларның барсы да, бүгенге көндә әби-бабайларыбызның күңел түрләрендә матур истәлек кенә булып калып бара. Ә бит татар халкының гореф-гадәтләренең күбесе күңелле, күмәк уеннарга бай. Элек-электән шулай килгән: татар халкы эшкә җыелганмы, бәйрәмгәме — матур җырлар тынып тормаган. Эшен дә эшләгәннәр, шул арада биеп тә алганнар, төрле уеннар уйнаганнар.Бездә милли гореф гадәтләрне саклап Мәмле Казаклар Чаллысы авылында бик күңелле чара "Кичке уен капка төбендә" бәйрәм чарасын үткәрдек.
2024 елның 5 августы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International