Кугәрчен урта гомуми белем мәктәбенең тәҗрибә участогында язгы бакча эшләре февраль аенда ук башланып китте. Иң беренче борыч рассадалары чәчелде. Март аенда чират помидор, кәбестә, чәчәк рассадаларына җитте. 8 нче май көнне помидор. Борыч үсентеләре теплицага чыгарылды. 12 нче майга кадәр бакчага яшелчәләрнең күбесе чәчелде: кишер, кызыл чөгендер, суган, бәрәңге,кабак, кабочки, орлык суганы, орлык өчен кызыл һәм азык чогендере, кишер утыртылды. Алга таба кәбестә, помидор, кыяр, чәчәкләрне күчереп утыртуны планыштырабыз.