Үзәк балалар китапханәсендә «китапларга ашыгыч ярдәм» дигән мастер-класс узды. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, балалар яңа эш белән түгел, ә чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгып киттеләр, теләк һәм кызыксыну белән эшкә керештеләр. Эш барышында үз эшләренең мөһимлеген сизделәр, китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.