Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм озак еллар намуслы хезмәте, Балык Бистәсе районы сайлау кампанияләрен уздыруга зур өлеш керткәне өчен лаеклы бүләкләр тапшырды: Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хәсәнов Марат Хөсәен улына; территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Сәлахов Рөстәм Абдулловичка, территориаль сайлау комиссиясе секретаре Әхтәмова Нәсимә Ибраһим кызына, территориаль сайлау комиссиясе хисапчысы Набиуллина Глөсә Камил кызына, Балык Бистәсе муниципаль районы Таңсылу Гомәр кызына-территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы; Гарипова Гөлфия Шириаздан кызына-территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы.