Полянка китапханә-ял итү үзәгендә Әниләр көненә багышланган "Әнием бердәнберем" исемле кичә үтте. Анда "Полянские посиделки" клубы әзъзалары һәм Полянка авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәм уеннар, конкурслар, җырлар белән үрелеп барды, бер сулышта узды. Кунакларның бишек җыры башкарулары, әниләргә багышланган шигырьләр сөйләве кичәгә җылылык, нур өстәп торды.