ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

4 фото
2022 нче ел-Татарстанда игълан ителгән «Цифрлаштыру»елы кысаларында, космонавтика көне һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 61 ел тулу уңаеннан Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Оста куллар» клубы белән берлектә «Кеше һәм космос»дигән медиа-сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр тарафыннан үткәрелгән чара космонавтика көненә, кешенең космоска беренче очуына, укучыларны ачык Космосның серле дөньясы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чара барышында алып баручылар яшьләрне Космос киңлегенең беренче юл үтүче Ю.А. Гагарин белән таныштырдылар. Катнашучылар беренче космик станцияләр төзү, очышларга әзерлекнең ничек баруы турында белделәр. Балалар конкурсларда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук «Космолет очышка чакыра» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
2022 елның 12 апреле
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International