"Конфет шашка турниры" шундый исем астында балалар арасында , Үзәк мәчет янында күңелле уен узды. "Татлы уен һәм Татлы җиңү!" 🍬 Илназ Габдрәшит улы Шакиров күңелле уен үткәрде. Тулаем алганда, конфет турнирында җиңелүчеләр булмады — барлык балалар да өйләренә тәм-том белән кайттылар, чөнки аларның һәркайсы бер кәнфит (шашка) кисеп, аны пакетка салды. Район мәдәният йортын оештыручыларга татлы шатлыклары өчен рәхмәт белдерәбез.