Хезмэт ветераны хэм тыл ветераны Хэлилова Гэйнелхэят Хэлил кызы 1924 елнын 1апрелендэ Балык Бистэсе районы Тубэн Тегермэнлек авылында доньяга килэ.Чистай педагогия училищасын тэмамлап, 1941елнын 21июнь сугыш башланган конне кулына юллама алып Бардюк районы эшчелэр поселыгына укытучы булып эшкэ килэ. Бер ничэ айдан сон тормыш сэбэплэре буенча туган районы Балык Бистэсенэ эйлэнеп кайта. Район мэгариф булеге аны Яншык авылы мэктэбенэ укытучы булып эшкэ билгели. Бер ел хезмэт куйганнан сон аны 1943 елда Кече Укмас авылы башлангыч мэктэбенэ кучерэлэр. Гэйнелхэят апа Хэлил кызы 44 ел хезмэт дэверендэ куп урлэр яулый, куп мактау кэгазьлэре белэн булэклэнэ. 1980 елда намуслы хезмэте очен ин дэрэжэле булэк "Хезмэт ветераны" медале белэн булэклэнэ. Гэйнелхэят апа жэй коннэре колхоз эшлэрендэ хезмэт куя. 1947 елда яэмыш аны сугыштан яраланып кайткан Нургаяз абый белэн кавыштыра. 1953 елда ул партия эгьзасы булып билгелэнэ. 1969 елда Бэтке авыл советына депутат булып сайлана. Ул язган куп мэкалэлэр "Октябрь юлы" район гэжитенэ басылып чыга. Тормышнын ачысын-точесен татыган Гэйнелхэят апа зур хезмэтлэреннэн сон 1985 елда лаеклы ялга китэ. Гэйнелхэят апа авыл халкы кунелендэ якты эз калдыра. Бугенге кондэдэ аны хормэтлэп, рэхмэт сузлэре белэн искэ алалар.