Конституция көне - Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче гимназиянең 7 Б сыйныфы укучылары өчен «Конституция белгечләре» интеллектуаль уены оештырды. Чарада судья ярдәмчесе Галимова Гүзәлия Рашат кызы һәм район судының баш белгече Вәлиева Татьяна Сергеевна да катнашты.
2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе