Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Кече Атмас мәдәният йортында «Террорчылыкның киләчәге юк»дигән мәгълүмат сәгате узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә икәнен, террорчыларда тоткынлыкка эләккән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген сөйләделәр.
2024 елның 23 июне, якшәмбе