Наркотикларны дөрес кулланмау һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлык кысаларында Бэтке авылы Фельдшер акушерлык пунктында әлеге акциягә багышланган әңгәмә узды. Әңгәмәдән балалар наркотиклар, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләр куллануга тарту ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында белделәр.
2024 елның 8 июле, дүшәмбе