1 мартта Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 7 – 8нче сыйныф укучылары белән «Наркотикларга каршы Спорт» темасына әңгәмә үткәрделәр . Әлеге чараның максаты «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»девизы астында сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белемнәрне үстерү аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Укучылар алдында чакырылган кунаклар чыгыш ясады: район үзәк хастаханәсе табибы психиатр – наркологы Гайнетдинова Зөлфия Айратовна, РОВД оператив вәкаләтлесе Гимаев Булат Илгам улы һәм өлкән дознаватель Лаврова Виктория Сергеевна.

2024 елның 1 марты, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International