2024 ел Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» кысаларында, 25 февраль көнне «Оста куллар» клубы Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә очрашты. «Матур һәм зәвыклы Үз кулларың белән» дип аталган, элмәле чигү буенча мастер класска бәйләү буенча мастер Фәттахова Рәмзия Сәхабетдин кызы чакырылган иде . Клуб җитәкчесе Энҗе Хуҗяханова кунакларны чигүнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды ,китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кунаклар кул эшләре эшләп күңелле ял итеп таралыштылар.
2024 елның 25 феврале, якшәмбе