"Куркынычсыз Рунет атналыгы" бөтенроссия акциясе кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 4 Б сыйныф укучылары өчен "Серле пәрәвез" медиакуркынычсызлык дәресе узды. Чара барышында балалар интернетка керер алдыннан һәр баланың нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеген белделәр. Социаль челтәрләрдә балаларның үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде.
2024 елның 7 феврале, чәршәмбе