«Онытырга хакыбыз юк». 27 гыйнварда истәлекле дата – 900 көнгә якын дәвам иткән һәм кешелек тарихында иң канкойгыч камалышка әверелгән Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелә. 1941 елның 8 сентябрендә немец-фашист гаскәрләре шәһәрне бөтен илдән тулысынча кисәләр. Музей кунаклары Ленинград блокадасының каһарман көннәре турында, Нева шәһәрен азат итүдә катнашкан якташлар турында белделәр. Музей хезмәткәрләре ерак сугыш шаһитләренең хатирәләре белән таныштырдылар.

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International