Татарстанда игълан ителгән «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр» елын гамәлгә ашыру кысаларында Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә “Оста куллар” клубы утырышы булып узды. Утырыш барышында китапханәче кунакларны кул эшләренең төрләре белән таныштырып узды. Бу мавыктыргыч очрашуга сынлы сәнгать бүлеге укытучысы Заһидуллина Лилия Г. чакырылган иде, анда ул «Яшел-ак-кызыл декоратив салфетка»дип аталган тасма трикотаж җептән мастер-класс күрсәтте. Шулай ук безнең кунагыбыз үз куллары белән ясалган экспонатлардан үзенең шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте. Бу күргәзмәне үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлегендә карый аласыз.
2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе