24 октябрьдә Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә Талантлы яшь якташларыбызның шагыйрә, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нагыйм, шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, әдәби бәйгесендә Грант-при иясе Алина Бикмуллина, танылган теле - журналист , радио һәм телевидение тапшырулары авторы, алып баручы Раил Садриев белән очрашуы булды. Кунаклар үзләренең иҗади юллары турында сөйләделәр, шигерьләрен укыдылар. Бу очрашуга китапханәчеләр, аксакаллар, барлык шигърият сөючеләре җыелды. Матур шигъри сүз белән алар туган якка, кешеләргә карата яхшы хисләргә соклануларын белдерделәр. Очрашу искиткеч җылы шартларда узды. Бу очрашуга килүчеләр кызыклы һәм талантлы кешеләр белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек алдылар. Очрашу вакыты сизелмичә үтте һәм тәэсирләр белән тулы булды.

2023 елның 24 октябре, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International