17 майда Урахчы авыл мәдәният йортында "Калинушка"халык ветераннар хоры катнашында концерт узды. Концерт Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чаралар циклы кысаларында узды. Ветераннар хоры башкаруында халык җырлары яңгырады, тамашачыларда җанлы җавап таптылар: алар җырладылар һәм артистларга алкышлар белән бүләк иттеләр. Район мәдәният йорты исеменнән Урахчы авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Фидаил Мәхмүт улына, авыл мәдәният йорты мөдире Касыймова Мәликә Агмәлетдин кызына, сәнгать җитәкчесе Исмәгыйлева Дания Габделхәмит кызына һәм Урахчы китапханәсе мөдире Әхмәдиева Әлфия Хөсәен кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе