16 май көнне Балык Бистәсе районы җирлегендә төбәкара «Аулак өй-көрәш» проекты узды. Әлеге проект халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүне максат итеп куя. Без, Балык бистәсе районы китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләреннән җыелган "Чулман" җыелма командасы, төбәкара "Аулак өй- көрәш" баттл проектында катнашып 1 урынны яуладык һәм финалга үттек «Аулак өй – баттл» проекты Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, «Татмедиа» ярдәмендә оештырылучы, Татарстанда киң колач җәйгән проектларның берсе. Аның оештыручысы, “Аулак өй - баттл”ның хуҗабикәсе, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова.
2023 елның 16 мае, сишәмбе