12 апрельдә Балык Бистәсе үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гимназия укучылары белән «космоска очу»темасына әңгәмә үткәрделәр. Укучылар хайваннарның космоска беренче очышлары турындагы тарихны белделәр, космонавт Ю.Гагаринның беренче очышы турындагы видеоны карадылар. Зирәклеккә, эрудициягә биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында барысы да татлы призлар алды.
2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе