Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Балык Бистәсе районы мәдәният йортында Татарстан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдертдинова җитәкчелегендә эшләп килүче "Өмет" халык фольклор ансамбле солисты, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина "lll- Яңа татар җыры" бәйгесендә "Балам-багалмам" җыры белән катнашты. Музыка һәм сүзләр авторы буларак" Иң яхшы татар җыры" номинациясендә махсус премия Лауреаты Дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде. Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырылган бәйгенең Гала- концерты 18 мартта Казан шәһәрнең "Пирамида" мәдәни- күңел ачу комплексында узды. Фотода (сулдан уңга): Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина академик Тәлгат Галиуллин, якташ шагыйрә Фәүзия Солтан, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән тантана башланыр алдыннан.
2023 елның 20 марты, дүшәмбе