Бүген Корноухово мәдәният йорты үзенең кечкенә дусларын янә “Чыршы янында бәйрәм” 🎄🎄🎄гә җыйды. Матур итеп бизәлгән зал, җемелдәшеп басып торучы матур төз чыршылар,🎄🎄🎄 бер капчык бүләк 🎁🎁🎁белән беррәттән, Кыш бабай🎅🏻 белән Кар кызы каршы алды бүгенге кунакларны. Бәйрәм башлануга, Кар кызы балаларны әкияти тылсымлы дөньяга алып кереп, бәйрәм мохитенә чумдырды. Залда Кыш бабай күренү белән чыршы тирәсендә җырлы-биюле, әйлән-бәйләнле чын бәйрәм тамашасы башланды. Балалар Кыш бабайга рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар. Матур традиция буенча, бәйрәм ахырында балаларга Яңа ел бүләкләре🎁🎁🎁 тапшырылды. Кыш бабай кулыннан алынган бүләкләр балаларга шатлык хисләре өстәде! Бүгенге бәйрәм бик күңелле рухта үтте. Ә без исә үз чиратыбызда әлеге күркәм чарабыз белән нәни дусларыбызга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә уңай хисләр һәм бәйрәм кәефе бүләк итә алганбыздыр, дигән өметтә калабыз.

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International