Ури-Чаллы һәм Бирдебәк авылы кешеләре беренче көннән хәрби махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга бик теләп кушылдылар. Алар ярдәм итүнең төрле ысулларын эзлиләр. Камуфлаж челтәрләренең сугыш зонасында иң мөһим предметларның берсе булуын аңлап, алар эшкә үз көчләре белән керештеләр. Техника өчен яшерен сеткалар ясаган авылдашларга чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Авылдашларыбыз Юрий Гордеев һәм Валентин Иванов челтәрләрне беркетү станогы ярдәмендә ярдәм иттеләр.
2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе