Район мәдәният йортында эшлэп килуче "Өмет" халык фольклор ансамбле солисты Рәсимә Гарифуллина (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) 18 декабрьдә Халыклар Дуслыгы Йорты бинасында Рәшит Ваһапов фонды проекты тарафыннан оештырылган "lll - Яңа Татар җыры" республика конкурсының финал турында автор-башкаручы булып чыгыш ясады. Баянда танылган гармунчы Рафинад Сэлахов. Конкурсның Гала-концерты 2023 елның 18 мартына планлаштырылган, чара "Пирамида"мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
2022 елның 19 декабре, дүшәмбе