Ел саен 5 декабрьдә Россиядә ирекле ярдәмче (Волонтер) көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем игелекле эш эшләргә, якынына ярдәм итәргә омтыла. Бүген ҮКС МБУ хезмәткәрләре өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр янына бардылар. Инвалидлар декадасы кысаларында «Китап - һәр йортка» дип аталган Үзәкләштерелгән китапханәчеләр проектын тормышка ашырып, китапханәчеләр китаплар, яңа периодика һәм кечкенә бүләкләр, шулай ук яхшы кәеф алып килделәр.

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International