Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Милли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп эрләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар бераз онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык. "Мэдэният" проекты кысаларында төзекләндерелгән Юлсубино мэдэният йортында,милли йолаларыбызны кире кайтару максатыннан “Кич утырып шэллэр бэйлэдем ” дип исемлэнгэн кич утыру кичэсе уздырдык.Энилэр,эбилэр шэл,косынка,носкилар бэйлэделэр.Килэчэктэ мондый кичэлэр күбрэк үткэрелер.
2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе