2 ноябрьдә Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган "Онытылмасын халкым мирасы" конкурсында, "Бишек җыры" номинациясендә катнаштылар. Фәүзия Хөсәенова " Бишек җыры "җырын тәкъдим итте һәм “Иң ихлас башкаручы” дипломы белән бүләкләнде. Бу конкурста шулай ук авыл йорты күргәзмәсе оештырылган иде.
2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе