2022 елның 28 октябрендә Казанга инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат призерлары «Абилимпикс»кайтты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы 123 медаль яулады, шул исәптән 50 алтын, 45 көмеш һәм 28 бронза. "Яңарыш" студиясе җитәкчесе Фәттахова Рәмзия Сәхабетдин кызы җиңү белән килде! Рәмзия Сәхабетдин кызы 1нче урынны алды. Җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Безнең котлаулар һәм алга таба да уңышлар һәм чәчәк ату телибез!

2022 елның 28 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International