21 октябрьдә Балык Бистәсе үзәк китапканәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 5 класс укучылары белән "Зирәкләр hәм тапкырлар" интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда өч команда катнашты: Наутилус, Дункан һәм Пилигрим. Уен "Белем" океаны аша сәяхәт рәвешендә үтте. Укучылар утраулар буйлап сәяхәт иттеләр, биремнәр үтәделәр. Хәзинә утравындагы уен ахырында, һәр команда татлы приз алды һәм иң эрудис, иң акыллы һәм иң игътибарлы команда билгеләнде.
2022 елның 24 октябре, дүшәмбе