“Сез әкиятләр беләсезме?” – дигән сорауга бүгенге чарага килгән балалар бертавыштан “Әйе”, - дип җавап бирделәр. Корноухово мәдәният йортында үткәрелгән “Әкияти десерт” дип исемләнгән әдәби лот-уен кысаларында аларның әкиятләрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшердек бүген. Чын-чынлап әкият дөньясына чумып, ике командага бүленеп көч сынашты балалар. Сынатмадылар! Ике команда әгъзалары да әкиятләрне бик яхшы белә булып чыкты. Тик, әз генә өстенлек белән егетләр командасы җиңеп чыкты.

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International