“Спорт белән шөгыльләнсәң - сиңа куркырлык урын юк” дигән җәйге спорт турниры узды, интерактив физкультура мәйданчыгы эшләде. Чарага спорт турында әдәбият кына түгел, спорт җиһазлары да булган “Исән-сау булыгыз!” дип исемләнгән интерактив китап күргәзмәсе куелды. Ярышлар башланганчы уен-эстафета кагыйдәләрен искә төшердек. Балалар бөтен көчләрен куеп ярышларда актив катнаштылар. Үзләрен зур бердәм гаилә итеп хис иттеләр.
2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе