3 июнь көнне Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ял паркында балалар өчен Сабантуй оештырдылар. Балалар барлык конкурсларда һәм уеннарда да бик теләп катнашып үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр: кашыкка пешкән йомырка белән йөгерү, күзләрен бәйләнгән килеш призны кисү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп спорт уеннары. Үз тырышлыклары өчен барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде. Шулай ук «Иң-иңнәр, иң-иңнәр»дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
2022 елның 24 июне, җомга