21 февраль-Халыкара туган тел көне. 2022 ел "Россия халыкларының мәдәни мирасы елы", «Балык Бистәсе районының 95 еллыгын» бәйрәм итү кысаларында Балык-Бистәсе районыҮзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 21 февраль көнне үз укучылары белән "Тел-халыкның җаны" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Алып баручы төрле милләт телләре, татар халкы тарихы, көндәлек тел, тормышыбыз, тарихыбыз турында сөйләде. «Минем Туган телем» дигән исем астында «могҗизалар кыры»дип исемләнгән әдәби-уен программасы оештырдык һәм үткәрдек. Уен барышында кунаклар туган як турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук «Туган тел, син ничек матур! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.» Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

2022 елның 22 феврале, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International