22 октябрьдә Россиядә Ак торналар көне билгеләп үтелә. Ул барлык сугыш кырларында ятып калган сугышчыларның якты истәлегенә багышлана. Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә бу датага багышланган «Үлемсез торналар очалар» дигән реквием – кичә үткәрелде. "Россия өстендә торналар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында күргәзмә янында укучылар сугыш турында шигырьләр укыдылар.
2021 елның 25 октябре, дүшәмбе