МБУ «РДК. 5 март көнне🌸Район мәдәният йорты сәхнәсендә булып узган концертны күрдегезме? Карадыгызмы? Яз, менә кичәгедәй ташкын булып килеп керде! "Язгы дуэт" дип аталды әлеге концерт тамашасы! Балык Бистәбездә җыр-моңга, биюгә талантлы шәхесләребез бихисап! Яңа Сала авылының талантлы җырчы егете Илназ Шәрәфиев концертыбызны ачып җибәрде! Барлык килгән тамашачыларны сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерү өчен сүз районыбыз җитәкчесе урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына бирелде. Дәвам итеп, республикакүләмендә булып узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының район этабы җиңүчеләре һәм зона туры катнашучыларына дипломнар, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды! Кич дәвамында мәдәният йорты сәхнәсеннән дуэтлар башкаруында яңа җырлар яңгырады! Ә алып баручыларга игьтибар иттегезме? Затлы егет кызларыбыз: Илшат Кәримуллин, Гөлия Кәримуллина, Илназ Шакиров һәм Алия Хәмидуллина күз явын алырлык иделәр! Шулай бит?! Рәхәт тә, матур да, мәгънәле дә булды ул бәйрәм! Сагындырган... Бик сагындырган икән җырлы-биюле кичәләребез.

2021 елның 5 марты, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International