Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә Халыкара туган тел көненә һәм Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чаралар дәвам итә. 25 нче гыйнварда гимназиядә Рус әдәбияты һәм тарих атналыгы башланып китте. Иртән балаларны «Сорауга җавап биреп, «5»ле ал» дигән сюрпризы көтте. Сораулар кызыклы һәм җиңел түгел иде. Шуңа да карамастан балалар уңышлы җавап биреп, лаеклы «5»ле алдылар. Алда әле тагын да кызыклы сюрпризлар көтә.

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International