Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсенә эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң ачылган поликлиникада булды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдиновны биредә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов каршы алдылар. Баш табиб Мансур Китаев кыскача районда сәламәтлек саклау системасының үсеш тарихы турында сөйләде.

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International