МБУ "РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ". 6 ноябрь-ОктябрьЧаллы мәдәният йортында балалар белән Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Конституция-Татарстанның төп законнары» дип исемләнгән мәгълүмати – танып-белү сәгате узды. Балаларга бәйрәм тарихы сөйләнде, балалар Татарстан Конституциясенең төп законы белән таныштылар. Чара барышында балалар Татарстан Республикасының дәүләт символларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр: Татарстан шәһәрләре, Татарстан символлары, татар халык ашлары, костюмнар, әкиятләр, җырлар, уеннар. Татарстан флагының төсле кәгазьләрен ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International