МБУ "РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ". ТАССР төзелүгә 90 ел. Балык Бистәсе муниципаль районында "Татарстанның милли проектлары-2020" республика фотоконкурсының 1 һәм 2 этапларын гамәлгә ашыру буенча эш оештырылды. 1 июньнән 15 октябрьгә кадәр фотоконкурста катнашучылардан фотоматериаллар җыю оештырылды. Хәзерге вакытта фотоконкурсның республика этабы өчен иң яхшы фотографияләр сайлап алынды. 2020 елның 30 октябреннән район мәдәният йортында "Татарстанның милли проектлары-2020" фотокүргәзмәсе эшли. Балык бистәсе, Ленин ур., 83 йорт!!

2020 елның 30 октябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International