1 сентябрь көнне Яңа Арыш урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмгә Балык Бистәсе районыннан кунаклар килде. Мәктәп директоры Нәбиуллин барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укучыларга дипломнар тапшырды. Беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр һәм алар өчен беренче кыңгырау яңгырады.

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International