Шумбут авылында универсаль спорт мәйданчыгын ачу. ТАССР төзелүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 12 августында Шумбут авылында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов һәм Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары И. З. Садриев катнашында баскетбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Бу универсаль спорт мәйданчыгы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән ТР муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм торак пунктларында универсаль мәйданчыклар төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән Балык Бистәсе муниципаль районында 19 нчы урында тора.
2020 елның 12 августы, чәршәмбе