2020 елның 28 маенда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Миличихина И.Л., шулай ук «Мәгариф бүлеге»нең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Хәйризаманова Л. Х., мәктәпкәчә учреждениеләрдә коронавирус инфекциясе барлыкка килүне һәм таралуны профилактикалау максатыннан, ТР Балык Бистәсе муниципаль районының мәктәпкәчә оешмалары буенча профилактик рейдлар үткәрде. Тикшерү барышында балаларны кабул итү буенча журналлар, хезмәткәрләрне эшкә кертү журналлары, шәхси саклану чаралары булу һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә санитар-дезинфекция режимын үтәү тикшерелде. Профилактиканың чаралары турында хезмәткәрләргә өстәмә мәгълүмат бирелде һәм кирәкле киңәшләр бирелде.

2020 елның 30 мае, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International