Яңа Арыш урта мәктәбендә мәктәп янын чүп-чардан чистарту, мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы чәчү эшләре дәвам итә. Бакчада җиләкләр арасы эшкәртелде, яшелчә культураларыннан суган, кишер, чөгендер чәчелде, орлыкка алыр өчен дә шул ук яшелчәләр утыртылды. Теплицага кәбестә, томат, баклажан, борыч, чәчәк үсентеләре күчерелде. Хәзерге вакытта икенче кат җиләк араларын эшкәртү дәвам итә. Эш барышында санитар-гигиена таләпләрен үтәүгә игътибар бирелә.
2020 елның 26 мае, сишәмбе