Түбән Тегермәнлек төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны участогында яшелчә һәм чәчәкләр чәчү буенча язгы эшләр тәмамланды. Укытучылар һәм мәктәп персоналы көче белән мәктәп бакчасын чистарту, мәктәп территориясен җыештыру эшләре башкарылды. Чөгендер, суган, кишер түтәлләре тулысынча чәчелгән. Бәрәңге, помидор утыртылды. Клумбаларда матур чәчәкләр утыртылды. Яхшы уңышка өметләнәбез.

2020 елның 15 мае, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International