«Мәдәният волонтерлары».Бүгенге көндә илебездә һәрбер кеше дә үз-үзенә мөмкин кадәр саклану чараларын карау ягын эзли. Ә инде бу вируска тиз дучар булучы категория булып – өлкән буын санала. Районыбызда бик көчле волонтерлар командасы эшли. Алар арасында, шактый санда, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре дә бар. #МәдәниятВолонтерлары ярдәм кирәк булган һәр кеше өчен үз вазыйфаларын башкарырга әзер торалар. Аш-су, дарулар, кибеттән кирәк-яракларны алып кайтырга, каралты-кура җирләрен җыештыруны да башкара алар.
2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе